Элвин Грей - Якын кеше (Татарская Версия)
- Формат: mp3
- Размер файла: 7,69 Mb
- Длительность: 3:21 min
- Качество: 320 kbps
- Опубликовано: 05-03-2025
Текст песни (Lyrics song):
Тормыш каккан чаклар аздан түгел
Бәргеләнеп елый кайчак күңел
Авырлыктан бетә соңгы көчем
Ярдәм кулын суза якын кешем
Кабат туам җылы сүзләреннән
Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән
Ул маягым тормыш юлларында
Юк, бирешмим давыл, буранына
Уйларымның очын тапмый йөрим
Әллә нидән җаным өши, белмим
Бар җылысын өреп минем өче
Назга төрә шулчак якын кешем
Кабат туам җылы сүзләреннән
Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән
Ул маягым тормыш юлларында
Юк, бирешмим давыл, буранына
Шатлык килсә бүләм аның белән
Миннән ныграк сөенәсен беләм
Анда гына күрәм бәхет төсен
Бәхетемнән өстен якын кешем
Кабат туам җылы сүзләреннән
Ялкын күчә кайнар йөрәгеннән
Ул маягым тормыш юлларында
Юк, бирешмим давыл, буранына
Юк, бирешмим давыл, буранына
Рубрика → Новинки Музыки 2025 года